Республикада мөгезле эре терлекнең гомуми саны 736 мең баштан артып китә

Көн саен республикада 3250 тонна сөт җитештерелә, бу 2016 ел белән чагыштырганда 190 тоннага артыграк.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 9 аендагы республика авыл хуҗалыгы терлекчелек тармагы йомгаклары турында бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте яза.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов белдерүенчә, республикада мөгезле эре терлекнең гомуми саны 736,5 мең баш (2016 елга карата 0,5 процентка кимегән), шулардан 244,4 меңе - сыерлар. Шулай ук хуҗалыкларда 426 мең дуңгыз (4 процентка кимрәк), 51 мең сарык (2,5 процентка артыграк) һәм 7 мең кәҗә (10,3 процентка күбрәк) исәпләнелә.

Татарстанда ел башыннан 657 миллион йомырка алынган һәм 974 мең тонна сөт савылган. Көн саен республикада 3250 тонна сөт җитештерелә, бу 2016 ел белән чагыштырганда 190 тоннага артыграк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сөт җитештерү – авыл хуҗалыгы тармагында көндәлек табыш алуның иң ышанычлы юлы. «Сөт булмаса, хуҗалыкны алып барып та булмый, хезмәт хакы түлисе, ягулык сатып аласы бар бит. Игенчелек елның аерым чорында гына табыш китерә», - дип белдерде Татарстан Президенты һәм район башлыкларын сөт сыерлары санын арттырырга өндәде.