Мөслимдә урак ахырына якынлаша

Район буенча уртача гектар биреме – 30 центнер тәшкил итә.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим район буенча ел урагы финиш сызыгына якынлаша, дип яза район газетасы. 
 
“Туган як”, “Намус” агрофирмалары һәм “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урып-җыюны беренчеләрдән булып төгәлләде. Район буенча уртача гектар биреме – 30 центнер тәшкил итә. 
 
Бер үк вакытта киләсе ел уңышына нигез салу да бара. 12 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Бу – планда билгеләнгәннең 90 проценты дигән сүз.