Актаныш волейболчылары Авыл яшьләре уеннарында беренче урын алды

Актанышлыларның 10 елдан артык республика бәйгеләрендә җиңгәне булмаган.

(Актаныш, 14 сентябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). XI авыл яшьләре көннәрендә волейбол буенча Актаныш ир-атлар командасы беренчелекне яулады. 

Бүген Актанышта XI  авыл яшьләре уеннарының соңгы көне. Кискен барган ярышта Актанышның волейбол буенча ир-атлар командасы җиңеп чыкты. 
 
 
 
Актанышлыларның волейбол буенча республика бәйгеләрендә 10 елдан артык җиңү яулаганы булмаган. 
 
Икенче урынны - Мамадыш, өченчене - Саба районы командалары яулады. 
 
Җиңүчене баллар саны буенча билгеләделәр. Финал уеннарында өч призер да берешәр тапкыр җиңгән һәм җиңелгән иде.