news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы фермеры грант акчасына сарымсак үстерү эшен җәелдергән

Фермерның арендага алынган биш гектар җирендә өч сорт сарымсак чәчелгән.

Тукай районы фермеры грант акчасына сарымсак үстерү эшен җәелдергән
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан Илмир Сәгытъдинов өч ел сарымсак үстерү белән шөгыльләнә. Ул 2019 елда ул «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча 1,5 миллион сум республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алган. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илмир сарымсак үстерү белән инде өч ел шөгыльләнә. Бу авыр хезмәттә аңа сыйныфташы Анатолий Захаров булыша. Югары икътисади белемле егетләр яшелчә базарын җентекләп өйрәнәләр, сарымсак кирәклеген һәм аны тормышка ашыру мөмкинлекләрен ачыклыйлар.

Фермерның арендага алынган биш гектар җирендә өч сорт сарымсак чәчелгән: Люба, Шадейка һәм Добрыня. Аларның һәркайсы билгеле бер вакытта өлгерә. Сарымсак утырту һәм уңыш җыю өчен фермерлар, гадәттә, тагылма агрегатлар кулланалар.

 «Сарымсак үстерү җиңел түгел, әмма без тәвәккәлләп тотындык. Иң элек, зур уңышка исәп тотып, җитештерү мәйданнарын киңәйтергә булдык, ә моның өчен техника һәм җайланмалар кирәк, шуңа күрә конкурста катнашырга булдык. Шартларны өйрәнеп, катнашу өчен документлар тапшырдык, үзебезнең проектны тәкъдим иттек. Тырышлыкның нәтиҗәсе үзегез күрәсез», — дип искә ала Илмир Сәгытъдинов.

Өч ел эчендә фермерлар шактый тәҗрибә туплаган. Хәзер алар ашлама, туфрак эшкәртү, үсентеләрне карау һәм сарымсак үстерүнең башка нечкәлекләре турында мавыктыргыч итеп сөйли.

 «Эш бик мәшәкатьле, уңыш, нигездә, һава шартларына бәйле. Күләгәдә, юеш туфракта ул начар үсә, кояшлы урынны, комлы, җиңел туфракны ярата. Аны өлгерүгә җыеп алырга кирәк, әгәр туфракта озаграк булса, кабат тамыр җибәреп, алдагы циклга күчәргә мөмкин. Әгәр аны элегрәк җыйсаң, ул өлегрмәгән булырга мөмкин», — дип сөйли Анатолий Захаров.

Фермерлар даими эзләнүдә. Ике ел элек алар хәтта бер профессор янына Пермьгә барганнар. Ул аларга «Шадейка» сортын утыртырга тәкъдим иткән. Әлеге сорт Пермь галимнәре тарафыннан чыгарылган. Тәҗрибә өчен алар аны кечкенә түтәлләрдә чәчкәннәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100