Әгерҗе районы басуларыннан 1300 гектарда бөртеклеләр суктырылган

Уртача уңыш бер гектардан 16,2 центнер тәшкил итә.
(Әгерҗе, 14 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 13 августка Әгерҗе районы басуларыннан 1300 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Шуның 1176 гектары – арыш, 79 гектары – борчак, 58 гектары – арпа. Уртача уңыш бер гектардан 16,2 центнер тәшкил итә.“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан 25,4 мең гектарда көзге һәм язгы культуралар җыеп алу бурычы тора. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.