Аксубайда “Уңыш-2017“ оператив-профилактикалау чарасы үткәрелә

Аксубай полиция бүлеге хезмәткәрләре рейдларга чыгалар.

(Аксубай, 14 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). ТР территориясендә “Уңыш-2017“ оператив-профилактикалау чарасы үткәрелә, дип яза җирле басма.

Аксубай полиция бүлеге хезмәткәрләре рейдларга чыгалар һәм уңышны урып-җыюда, азык хәзерләүдә урлауларга, югалтуларга, әрәм-шәрәм итүләргә юл куймауга юнәлдерелгән оператив-эзләнү комплексларын һәм профилактик чараларны гамәлгә ашыралар.