Татарстанда «BASF – Татарстан» агроүзәге ачыла

Агроүзәк Татарстанның Түбән Кама районындагы “Бәхетле Агрика” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында ачылачак
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Иртәгә Татарстанның Түбән Кама районындагы “Бәхетле Агрика” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында «BASF – Татарстан» агроүзәге ачылачак. Бу хакта “Татар-информ” агынтлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Германия компаниясе Түбән Кама районы кырларында даими рәвештә игенчелектә интенсив технологияләр кулланып тәҗрибәләр үткәрергә ниятли. Җир эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә заманча алымнарны гына түгел, ә яңа техниканы куллану да күздә тотыла.
Агроүзәк даими нигездә эшләячәк. Үзәкнең казанышларыннан Татарстанның барлык районнары аграрийлары да файдалана ала.