Татарстанның яшь агрономнарына агросәнәгать комплексында милли проектны гамәлгә ашырырга кирәк булачак

Татарстанның яшь агрономнарына агросәнәгать комплексында милли проектны гамәлгә ашырырга кирәк булачак

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган 70 яшь белгечкә диплом тапшырылды. Яшь белгечләр иртәгә үк республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агроном булып хезмәт куя башлый, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм фәнни тәэмин итү бүлеге башлыгы Наил Сабиров.

Яшь белгечләрне эш урыннарына билгеләгәнче, алар белән Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов очрашты һәм игътибарны нәкъ менә бүгенге белгечләргә иң мөһим документ буларак, ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендә өстенлекле милли проектны гамәлгә ашырырга кирәклегенә юнәлтте. Яшь белгечләргә хуҗалыкка килү белән яңа технологияләр буенча чөгендер һәм рапс үстерергә, бодай сыйфатын яхшыртырга туры киләчәк. Әмма министр яшь агрономнарга терлекчелек өчен ышанычлы мал азыгы базасы булдыруда игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады, чөнки өстенлекле милли проект сөт һәм ит җитештерү күләмен арттырудан гыйбарәт.