Фермер Алексей Козин шәхси хуҗалыгында ашлык эшкәртү эшен оештырырга ниятли

Фермер Алексей Козин шәхси хуҗалыгында ашлык эшкәртү эшен оештырырга ниятли

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Алексеевски районы фермеры Алексей Козин тегермән сатып алып, "Козин А.М." шәхси хуҗалыгы базасында ашлык эшкәртү эшен җайга салырга ниятли. Авыл эшкуары бөртекле культура чәчкән 100 гектар җиреннән 300 тонна тирәсе иген җыеп алырга уйлый.

А.Козин ашлык җитештерү белән 2000 елдан бирле шөгыльләнә. Әмма, ул бодай һәм арышның сату бәяләре түбән булу сәбәпле, ашлык табыш китерә алмый дип саный. Нәтиҗәдә, авылның тауар җитештерүчеләре үзләренә чыгымга эшли. Шуңа күрә фермер терлекчелек белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган, хәзер Кызыл Яр авылында шәхси хуҗалыкта терлек асрый башлаган. Быел авыл эшкуары үз хуҗалыгында вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә җыена: банкта кредит алып, табыш китерергә тиешле үз ашлыгын эшкәртү өчен җиһаз сатып алырга ниятли. Фермер исәп-хисапны гади, дип саный. Бер килограмм ашлык 5 сум тирәсе тора, ә он бәясе – ике тапкыр кыйммәтрәк. А.Козин игенчелек өлкәсендә продукцияне үзең эшкәртмичә табыш алып булмый, дигән фикердә.