Марат Әхмәтов: “Татарстанда 40 мең гектар чамасы файдаланылмый торган җир бар”

Барлык ташландык җирләрне дә янә авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтару урынлы түгел дип саный министр

  (Казан, 14 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 40 мең гектар чамасы файдаланылмый торган җир бар. Ташландык җирләрне янә авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтару урынлы түгел дип саный ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән фикерен уртаклашты. Алар Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының ТР Лаеш районы Олы Кабан бистәсе янындагы тәҗрибә кырында очрашты.
Иң мөһиме ташландык җирләрнең хуҗаларын табу. Берничә ел элек алар киләчәктә уңышлы сатып җибәрү уе белән участоклар сатып алган. Әмма бүгенге көнгә кадәр сатып алучылар юк, ә җирне чүп үләне баса.
Шуңа күрә ТР Президенты әйләнештә булмаган җирләрне ачыклау бурычын куйды. Республиканың барлык районнарында да ташландык җирләрне ачыклау эшен үткәрү планлаштырыла дип белдерде министр.