news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Хәбипов: Һәр авыл җирлегендә кооперативлар булдыру бурычы тора

2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында кооперативларда акчалата керем, 2019 ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр артып, 4,6 млрд сум тәшкил иткән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәр авыл җирлегендә кулланучылар кооперативларын булдыру бурычы торганын әйтте.

«Авыл хуҗалыгы продукциясен кооперативлар аша сату һәм эшкәртү мәсьәләсенә аеруча игътибар бирелә. 2020 елда авыл хуҗалыгы кооперативларына 2728 яңа әгъза өстәлгән. Кооперация әгъзалары 7 меңнән арткан», — диде Хәбипов парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

«2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында кооперативларда акчалата керем, 2019 ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр артып, 4,6 млрд сум тәшкил итте», — диде министр урынбасары. Чагыштыру өчен. 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында ул 1,8 млрд сум булган.

«Авыл хуҗалыгының барлык өлкәләрендә һәр районда, һәр авыл җирлегендә кооперативлар булдыру бурычы тора», — дип белдерде Ришат Хәбипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100