Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында уҗымнарны самолет ярдәмендә ашлыйлар
Хуҗалыктагы уҗым мәйданнарының 2000ләп гектарын шушы рәвештә ашларга булганнар.
(Чирмешән, 14 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы үзәгендә яшәүчеләр Чирмешәннең Чегодай буасы тирәсендә инде берничә көн очучы «кукурузник»ка игътибар иткәндер. Самолет шул яктагы мәйданчыкка төшеп ашлама сала.
«БИО АГРО» җәмгыятенең көзге бодай кырына АН-2 самолеты белән аммиак селитрасы сиптерәләр. Хуҗалыктагы уҗым мәйданнарының 2000ләп гектарын шушы рәвештә ашларга булганнар.
«Бер менгәндә 1200 килограмм аммиак селитрасы алып китәбез, ул 10 гектарга җитә, бер заправканы 10 минутта сиптереп төшәбез. Көн буена 20-30 тапкыр шулай төшеп менәргә туры килә», — ди пилот Рифат Абдуллин.
Алар икәү, Олег Трезна белән парлап эшлиләр. Механиклары да шунда гына. Очучылар безгә Уфадан килгән.
«БИО АГРО» җәмгыятендә 6 мең гектарда чәчелгән көзге бодай уҗымнарына ашлама кертәсе бар. Самолет белән шуның 2000ләп гектарын ашларга ниятләгәннәр.
«Аммиак селитрасын гектарына 120 килограмм исәбеннән кертәбез, үзебезнең техникалар белән бу күләмне арттырачакбыз. Моңа кадәр „Туман“ агрегатлары белән эшләп карадык, тик җир пычрак, җәфаландык. Кыйммәтрәк булса да, беренче мәлдә шулай самолет „җигәргә“ булдык, болай тиз дә», — ди «БИО АГРО» җәмгыятенең райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз