news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы ике елда Татарстанда 10 яңа сөтчелек комплексы төзергә җыеналар

«Заманча сөтчелек комплекслары төзелеше сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә һәм ел саен 2-3 процент дәрәҗәсендә үсеш тәэмин итә», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов/

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021-2022 елларда Татарстанда тугыз мең баш мөгезле эре терлеккә 10 яңа сөтчелек комплексы төзергә җыеналар.

«Заманча сөтчелек комплекслары төзелеше сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә һәм ел саен 2-3 процент дәрәҗәсендә үсеш тәэмин итә», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

Ул 2021-2022 елларда 22 мең баш терлеккә исәпләнгән 19 инвестицион проект гамәлгә ашырылуын искәртте. 2020 елда 6,4 мең баш терлеккә 16 яңа ферма төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100