Татарстан урманчылары һөнәри осталыкларын арттыра

Алар өчен курслар беренче тапкыр узачак

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгә Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында республиканың урман тармагы тарихында беренче тапкыр урман хуҗалыгы җитәкчеләре өчен курслар башлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге институтның урман хуҗалыгы кафедрасы доценты Ирек Хафизов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, курсларны үткәрү ихтяҗы Татарстанда урманнарның мәйданы 17 процентка кимү белән бәйле. Бу экология торышы һәм агач эшкәртүгә кагылышлы халык хуҗалыгын нәтиҗәле үстерү җәһәтеннән тискәре фактор булып тора.
Моннан тыш, гомуми вәзгыятьне тагын да катлауландыручы җәйге урман янгыннары да ешайды. Мәгълүм булганча, янып көлгә әйләнгән 1 гектар урманны урманчыларның өч буыны гына яңадан торгыза ала.
Шунлыктан хәзерге вакытта урман хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында 2018 елга Татарстанда урманнарның мәйданын һичьюгы 1 процентка арттыру бурычы тора.
Урманнарны ничек яңадан торгызырга һәм урман янгыннарын ни рәвешле булдырмый калырга? Урман хуҗалыгы җитәкчеләре институтта үзләре өчен оештырылган курслар барышында нәкъ шул хакта беләчәк. Моннан тыш, алар урман законнары, урман сәясәте, урман тармагындагы инвестицион үсеш стратегиясе һәм башкалар белән танышачак.
Икенче этапта урман хуҗалыгы җитәкчеләре урынбасаралары һәм урман тармагы инженерларының һөнәри осталыгын арттыру күздә тотыла.