^"Майский" агрокомбинаты витаминлы продукция җитештерү күләмен арттыра

^"Майский" агрокомбинаты витаминлы продукция җитештерү күләмен арттыра
(Казан, 14 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу атнада "Майский" агрокомбинаты сәүдә челтәренә болгар борычларының беренче партиясен чыгара. Киләсе атнада сатуда беренче баклажаннар пәйда булачак. Яшелчәчеләр бу продукцияне сезонга 100әр тонна җитештерергә планлаштыра. Ә кыярларны атна саен кибетләргә 450шәр тонна җибәрү ниятләнгән, ә узган ел 100 тоннага әзрәк булган. Шулай ук томат та күбрәк җитештереләчәк. Югары күрсәткечләргә перспективалы сортлар һәм прогрессив технологияләр исәбенә ирешеп булачак.