Чәчү кампаниясе башланганчы республиканың агросәнәгать предприятиеләре яңа 500 трактор алачак

Чәчү кампаниясе башланганчы республиканың агросәнәгать предприятиеләре яңа 500 трактор алачак

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү башланганчы МТЗ-1221 маркалы 500 трактор алачак. Заманча тракторлар белән Мински трактор заводы тәэмин итә. Һәр трактор 825 мең сум тора.

Узган ел МТЗ-1221 тракторларын сатып алу белән республиканың "Татагропромкомплект" лизинг компаниясе шөгыльләнгән. Бүгенге көндә республика хуҗалыкларында шундый 300 трактор эшли. Хәзер аларны кайтару дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика хуҗалыкларында тракторлар сафтан чыккан, хәзер техника алу бик урынлы, дип саныйлар.