news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ипподромында татар токымлы атларның беренче рингы узды

Балык Бистәсе районыннан Рамилә Хәлиуллина атны иң яхшы итеп әзерләгәне өчен бүләкләнде.

Казан ипподромында татар токымлы атларның беренче рингы узды
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан ипподромында беренче тапкыр татар токымлы атлар рингы узды. Чараны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе оештырды. 

Хөкемдарлар атларны төре, адым һәм юртаклыгы буенча бәяләде. Бүленеш җенес һәм яшь нигезендә башкарылды, шулай итеп ике, өч, дүрт һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге бия һәм айгырларны карау узды.

Өч яшьлек айгырлар арасында һәм тәкъдим ителгән барлык айгырлар арасында «Татнефть» оешмасыннан Джанибек чемпион булды. «Ф.М.Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Тейма иң яхшы бия исемен алды. Ул дүрт яшь һәм аннан да өлкәнрәк бияләр рингында беренче урынга лаек булды.

Балык Бистәсе районыннан Рамилә Хәлиуллина атны иң яхшы итеп әзерләгәне өчен бүләкләнде. Барлык җиңүчеләргә кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100