Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

Форумның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Агросәнәгать форумы кысаларында эшлекле программа чаралары каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүнең мөһим мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Чараларның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту, товарлар, җайланмалар җитештерүчеләр һәм кайтаручылар, хезмәтләр күрсәтүчеләр арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, ярдәм итү өлкәсендә көчләрне берләштерү һәм агросәнәгать секторын үстерү. Уздыру урыны – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге. Килүчеләр өчен күргәзмәгә керү ирекле.