Язгы чәчү кампаниясе вакытында ТРда дизель ягулыгына бәяләрне киметергә мөмкин булачак

Бүген Марат Әхмәтов катнашында узган киңәшмәдә сүз күптән түгел литры 21 сумга кадәр күтәрелгән дизель ягулыгы бәяләре турында барды
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмә үткәрде, аның барышында алда көтелгән язгы чәчүгә белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Аерым алганда, сүз күптән түгел литры 21 сумга кадәр күтәрелгән дизель ягулыгы бәяләре турында барды. Шул сәбәпле, авыл тауар җитештерүчеләре кыен хәлдә калган, чөнки ТР агросәнәгать комплексының күп предприятиеләренең финанс хәле шәптән түгел.
М.Әхмәтов фикеренчә, әлеге мәсьәлә республика башлыгы дәрәҗәсендә конструктив хәл итүне таләп итә. Министр уртак көчләр белән язгы чәчү эшләрен башкарган вакытта ягулык-майлау материалларына бәяләрне якынча 3 сумга төшереп булыр дип өметләнә.