ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Якутиядән коллегалары белән агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Яклар авыл хуҗалыгының алдагы үсеш юлы инновацияләр белән бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр

 (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Саха Республикасында Авыл елына багышланган Төбәкара агросәнәгать форумы кысаларында “Биотехнологияләр – агросәнәгать комплексының инновацион үсеш юлы” темасына видеоконференцэлемтә режимында түгәрәк өстәл булды, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Киңәшмә эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, “Роста” ҖЧҖ генераль директоры Феликс Әүһәдиев, СР (Якутия) Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Петр Алексеев, Феодосия Габышева һ.б. катнашты.
Инновацион сәясәт һәм фән буенча СР Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Любовь Явловская Якутиянең агросәнәгать комплексында биотехнологияләр үсешенең актуальлеген билгеләп үтте.
Шулай ук очрашуда кадрларны әзерләүнең мөһим булуы билгеләп үтелде. Казан дәүләт аграр университетының фән һәм инновацияләр буенча проректоры Айрат Вәлиев әлеге темага чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, агроном-икътисадчыларны әзерләү – биотехнологияләрнең үсеш нәтиҗәсе.
Биология фәннәре докторы, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең зоотехника бүлеге секретаре Вугар Багиров хайваннарның генетик төрлелеген саклауда биотехнологик һәм репродуктив технологияләр турында сөйләде.