Нурлатта авыл хуҗалыгы тармагындагы 11 айлык күрсәткечләр нигездә начар түгел

Дуңгызчылык ягыннан мактанырлык түгел

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат муниципаль районының авыл хуҗалыгы тармагындагы 11 айлык күрсәткечләр нигездә начар түгел. Мәсәлән, бүгенге көндә 19834 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган ел бу вакытка әлеге сан 19606 булган. Ә иң яхшы күрсәткеч - савым сыерларның баш саны арту - 1374кә. Бу, нигездә,” “Южная” агрофирмасы” ОООсы, “Сөләйманов Ә.И” КФХсы хисабына. “Южная”да сыерлар 896га күбәйсә, “Сөләйманов Ә.И”дә 400гә арткан.
Шәхси хуҗалыкларда баш саны тотрыклы дип әйтергә була. 1 ноябрьгә мөгезле эре терлекләр 10598 баш тәшкил итә, ел башында ул 9821 булган. Ә савым сыерлар хәзер 4240, гыйнварда исә 4254 булган.
Ноябрьдә район буенча 34414 центнер сөт савылган, 32533 центнеры сатылган. Узган елның шул чорына карата бу 108 процент тәшкил итә. Гомумән, узган елгы белән чагыштырганда, барлык хужалыкларның да күрсәткечләре уңай.
Кыш - артым алу өчен иң кулай чор. Һәр хуҗалыкта азык запасы җитәрлек. Бу яктан үрнәк итеп кайбер КФХларны китерергә була. Мәсәлән, “Шәрәфетдинова З” (Киекле) һәм “Сафина М” КФХларында ноябрьдә тәүлеклек артым 800әр грамм тәшкил иткән. Хуҗалыклардан “Нурлат сөте”ндә артым 781, “ИРС”та 750 грамм бу.
Дуңгызчылык ягыннан мактанырлык түгел. 2011 елда районның 6 хуҗалыгында дуңгыз асрау белән шөгыльләнсәләр, хәзерге вакытта өч - “АгроРазвитие”, “ИРС” хуҗалыкларында һәм “Нурлатпродукт” ОООсында гына дуңгыз үрчетәләр. Узган елда районда 1 декабрьгә 16233 баш дуңгыз исәпләнсә, бүген бу сан нибары 8784 баш тәшкил итә. Моңа дуңгыз итенә бәянең кискен төшүе дә йогынты ясамый калмаган, әлбәттә. Дуңгызларга фураж кыйммәтләнгән, ә итнең бәясе кискен кимегән, шулай итеп, бу тармак әлегә рентабельлеген югалткан, дип әйтергә мөмкин.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.