Апаста шәхси ярдәмчел хуҗалыкны торгызу буенча 840 миллионнан артык кредит бирелгән

Ул терлек санын арттыру, аларның торакларын яңарту, авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары механизациясен сатып алуга юнәлтелгән

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 2006 елдан бирле Апас муниципаль районында ЛПХ (шәхси ярдәмчел хуҗалыкны торгызу буенча) бик күп эшләр башкарыла. Беренче чиратта бу хуҗалык терлекләренең санын арттыру, терлек асрый торган торакларны яңарту, яңаларын торгызу һәм авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары механизациясен сатып алуга юнәлтелгән. Шушы вакыт аралыгында район буенча бу юнәлештә 4387 шәхси хуҗалыкка 840 миллионнан артык кредит бирелгән, дип хәбәр итә “Апас” порталы.
“Россельхозбанк” ААҖнең Апастагы өстәмә офисы идарәчесе Дамир Галиәкбәров сөйләгәннәрдән аңлашылганча, яңа елдан соң ЛПХ кредитларына субсидия бетә дигән сүз дөреслеккә туры килми. Субсидияләр бирү бетерелмәячәк. Ләкин берничә үзгәреш булачак. Мәсәлән, бүгенге көндә 14 процент белән биргән ЛПХ кредитларының 8,25 проценты хөкүмәт тарафыннан кире кайтарыла. Шул кире кайтарыла торган сумманың 95 процентын Мәскәү түли иде, 5 проценты Татарстан бюджетыннан капланды. Яңа елдан соң бу цифрлар үзгәрә – 66 проценты Мәскәү аша, 34 проценты республика бюджетыннан булачак.