Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш комбайнчылары республикакүләм бәйгедә икенче урынны яулады
Яшь комбайнчылар Авыл хуҗалыгы университетына укырга керү өчен сертификата ия булды.
(Актаныш, 13 октябрь, «Татар-информ»). Яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» дигән уникенче республика конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. «Әнәк» агрофирмасы комбайнчылары республикакүләм бәйгедә икенче урынны яулады. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе үткәргән.
Чарада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдинов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Казан дәүләт аграр университеты базасында иң яхшы 15 яшь комбайнчы конкурсның теоретик һәм практик өлешендә үз осталыкларын күрсәткән иде. Шунысы сөенечле, дистә елдан артык тарихы булган бәйгедә Актаныш комбайнчылары да катнашты. Барлык тур нәтиҗәләре буенча үзебезнең «Әнәк» агрофирмасының иң күп икмәк суктырган егетләре, утыз яшькәчә булган җир уллары — төп комбайнчы Илмар Хәмзин һәм ярдәмче комбайнчы Илнар Хафизов әлеге бәйгедә лаеклы төстә дәрәҗәле икенче урынны яулады.
Район комбайнчыларына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Моннан тыш хезмәт юлларын икмәк игү эшенә багышлаган яшь комбайнчылар Авыл хуҗалыгы университетына укырга керү өчен сертификата ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз