Татарстан фермерлары Казандагы күргәзмәдә үзләренең соңгы казанышларын тәкъдим итәчәк

27-29 октябрь көннәрендә Казанда “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” дип исемләнгән 14 нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” дип исемләнгән 14 нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә үзләренең соңгы казанышларын тәкъдим итәчәк. Казан ярминкәсенә (әлеге форум 27-29 октябрь көннәрендә шунда уза) яхшы токымлы терлекләр һәм кошлар гына түгел, ТР фермерларының соңгы эшләнмәсе – тиз эри торган ярмалар да алып киләчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясеннән хәбәр иттеләр.
Республика районнары фермерлары үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе эшкәртү өлкәсендәге үз яңалыкларын, шулай ук йорт хайваннары һәм кош-корт үстерү өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итәчәк. Мисал өчен, Азнакай районы фермерлары күргәзмәгә кондитер эшләнмәләренең киң ассортиментын алып килер дип көтелә. Аларның сәүдә рәтләре янәшәсендә зур самавырлар балкып утырачак – биредә күргәзмәгә килүчеләрне кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Алабуга районы фермерлары тиз эри торган ярмалар белән гаҗәпләндерәчәк. Мөслим, Питрәч һәм Яңа Чишмә районнары фермерлары исә сөтне тирәнтен эшкәртү юлы белән җитештерелгән азык-төлек продуктлары алып килер дип көтелә.
Каз түшкәләрен Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары фермерларыннан сатып алырга мөмкин. Чистай районы тауар җитештерүчеләре төрледән-төрле хәләл продукция, Биектау районы фермерлары он тәкъдим итәчәк.
Югары Ослан районы фермерлары тәкәләр, нәселле йорт куяны, тавык һәм үрдәкләр алып киләчәк.
Моннан тыш, фермерлар нәселле сарык һәм кәҗәләр дә тәкъдим итә. Казан ярминкәсе территориясендә бытбылдык йомыркасы, бәрәңге, яшелчә, ит, бал, шикәр комы һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга мөмкин булачак.