Республикада 4 миллион 200 мең икмәк урып-җыелган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кайсы мәйданнарның урып бетерәсе калганын әйтте.
(Актаныш, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Республикада 4 миллион 200 мең тонна икмәк амбарларга салынган. Бу хакта Актанышта авыл яшьләре уеннары ачылышында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.“Республикабызда урып-җыю тәмамлану алдында. 4 миллион 200 мең тонна икмәкне инде амбарларга салдык. Әле алып бетерәсе мәйданнарыбыз бар. Кукуруз бар әле. Республикабызның тамагы тук. Киләсе кышларны үткәрү өчен азыгыбыз җитәрлек”, – диде ул.Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фәттахов Актанышта да бер-ике көндә урып-җыю тәмаланачак дип белдерде. “Авыл халкы елның нинди чоры булуына карамастан тулы тормыш белән яши инде ул. Әле күптән түгел генә урып-җыюга тотынган идек, шушы бер-ике көндә урып-җыюны да тәмамлаячакбыз”, – диде.