news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында умарта оясы өстендә йоклау практикага кертелә

Умарталардан бүленеп чыга торган җылылык кешенең барлык әгъзалары эшчәнлеген яңартырга ярдәм итә, эшкә сәләтен арттыра, кеше үзен җиңел хис итә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын нормага китерә һ.б.

Яңа Чишмә районында умарта оясы өстендә йоклау практикага кертелә
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Яңа Чишмә районының Ленино авылында Иван Зайцев апиөй төзегән. Апиөйләр дигәндә, биредә дәвалау «умарта ояларында йокы» хисабына башкарыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда кеше бал кортларының үзләрен күрми, алар ятак астында була, ә умарта күченең гөжелдәве — шифалы. Апиөйнең эчке ягы кешегә умарта оясыннан килә торган һаваны суларга ярдәм итә, аннан дөньяның бер почмагында да табып булмый торган кабатланмас, хуш исле бал, прополис һәм башка төрле умарта продуктлары исе аңкып тора.

Йорт үзе — ятаклы кечкенә генә корылма, ул умарта оялары өстендә урнашкан. Ятак шундый итеп куелган, анда бер генә умарта да килүчеләрне чакмый. Бал кортлары өстендә ятканда, кеше умарталардан аларның үз гаиләләрен җылыту өчен бүлеп чыгара торган җылылыкны (35°C) ала.

Умарталардан бүленеп чыга торган җылылык кешенең барлык әгъзалары эшчәнлеген яңартырга ярдәм итә, эшкә сәләтен арттыра, кеше үзен җиңел хис итә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын нормага китерә, психоэмоциональ халәтне тотрыкландыра, нерв системасын тынычландыра, кан басымын нормальләштерә, психоэмоциональ халәтне яхшырта, сәламәт йокы тудыра.

Иван Зайцев умартачылык белән 9 ел элек шөгыльләнә башлаган. «Әти умартачы иде, аннары мин дә шөгыльләнә башладым. Продукцияне дусларга өләшәм һәм авылдашларга сатам», — дип сөйли ул.

Апиөй бер үк вакытта күңел өчен дә, идея өчен булдырылган.

«Элек „Апиөй“ төшенчәсе юк иде. Ул кешегә бал кортлары оясында булу хисен барлыкка китерә торган бура гына иде. Мин аларның барлыгын ишетеп белә идем, аклы-каралы фотосын күргәнем булды. Өйне төзеп бетергәч, башта Урта рус токымлы бал кортларыннан файдаландым, әмма вакыт узу белән шуны аңладым, әлеге төр терапия өчен Бакфаст токымлы умарталар күбрәк туры килә икән. Алар күч аеруга тартылмыйлар, тынычлар һәм күп продукт бирәләр», — дип, искә ала умартачы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100