Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында урып-җыю кампаниясе экваторга җитте
Игенчеләр 12 мең гектардан артык мәйданнан арыш суктырган, бу барлык мәйданнның 70 процентын тәшкил итә.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Әлки районында 35,6 мең гектар чәчүлек мәйданының 18,5 мең гектарыннан уңыш җыеп алганнар. Бу барлык мәйданның 52 процентын тәшкил итә. Бу турыда «Алькеевские вести» яза.
Бер гектарданда уртача уңыш 37,4 центнер тәшкил итә, ә көзге арыш уңышы гектардан – 43,5 центнер.
Игенчеләр 12 мең гектардан артык мәйданнан арыш суктырган, бу барлык мәйданнның 70 процентын тәшкил итә.
Аграрийлар берьюлы арыш, арпа һәм борчак суктыра, кырларны саламнан арындырып, көзге уңыш өчен җирне сукалый.
Район игенчеләре көзге культураларны чәчү эшенә дә кереште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз