Бүгенгә Тәтештә бөртеклеләрнең 16 проценты суктырылган

Тәтештә барлыгы 47 мең 441 гектар мәйданда төрле культуралар игелгән.
(Тәтеш, 13 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүгенгә Тәтеш районы игенчеләре бөртеклеләр басуларының 16 процентын суктырган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Тәтеш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев әйтте."Икенче көн генә әле яңгыр яумаганга. Һава торышы җайлашканын көтәбез. Атна буе тоташ яңгыр яуды, бер көнне хәтта 82 мм явым-төшем төшкән иде. Уңыш алу вакыты кичектерелде инде, бу вакытта инде яртысы үтә торган иде. Бүгенгә уңышның 16 проценты алынган", - диде ул.Тәтеш басуларында барлыгы 89 комбайн эшли. "Техника тәртиптә, эшкә әзер", - диде ул. Аның сүзләренчә, яңгыр урып-җыю эшләрен тоткарласа да, кукуруз белән чөгендергә бик әйбәт булган. Тик бөртеклеләрнең аксымына тискәре тәэсире булган. "Чөгендер 6 мең гектардан артык бездә, шикәр комы ясарга Буага тапшырабыз. Бәрәңге бар. Техник культуралар, рапс, шәпкен үсә", - диде Ирек Садриев.13 августка сводка: Тәтештә барлыгы 47 мең 441 гектар мәйданда төрле культуралар игелгән. Бер комбайнга 533 гектар туры килә. 7 мең гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган. 28 мең 588 тонна уңыш алынган. Уңыш гектарынна 40,5 ц күләмендә. Көзге культураларны 20 мең гектар чәчү ниятләнә.Бүген Тәтешнең авыл хуҗалыклары җитәкчеләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очраша.