Башкортстанның 13 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы туфракның артык дымлануыннан 22 мең гектарда чәчелгән культураларның юкка чыгуы хакында хәбәр итте.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә бүген, ягъни 13 июльдә 15.00 сәгатьтә, әлеге республиканың 13 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелү турында хәбәр килгән. Әлеге вәзгыять туфракның артык дымлануы белән бәйле.

Башкортстан башлыгы боерыгы нигезендә (12.07.2017, РГ-143), бу режим быелның 3 августына кадәр булачак, дип хәбәр итә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәлләр режимы Бакалы, Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Иглин, Кырмыскалы, Кызыл Кама, Кушнаренко, Нуриман, Стәрлебаш, Уфа, Фёдеровка, Чишмә районнарында кертелгән.

Әлеге чаралар туфракның артык дымлануыннан 100 гектардан артык чәчүлек мәйданнарында авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуы сәбәпле күрелә.

Урыннарда Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм нәтиҗәләрен бетерү бердәм дәүләт системасы тарафыннан  39 берәмлек техника, 96 кеше, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 берәмлек техникасы, 31 кешесе җәлеп ителгән.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы 22 мең гектарда чәчелгән культураларның юкка чыгуы хакында хәбәр иткән иде.  Югалтулар якынча 426 миллион сумны тәшкил итә, дип бәяләнә.