news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында агымда елның иң яхшы сабанчысын билгеләделәр

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Ташкичү» ҖЧҖеннән Наил Садриев алды.

Арча районында агымда елның иң яхшы сабанчысын билгеләделәр
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Арча районының «Торналы-Пошалым» агрофирмасы ҖЧҖ базасында, гадәттәгечә, «Иң яхшы сабанчы-2021» конкурсы узды. Ярышларда районның 16 авыл хуҗалыгы оешмасыннан барлыгы 17 механизатор катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов, Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген биредә районның үзләренә һәм үз көчләренә ышанучы, җиңүгә омтылучы иң яхшы механизаторлары җыелган. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләр үз максатларына ирешәләр дә инде һәм безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шундыйлар бик кирәк. Шуңа күрә, бүгенге конкурс нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, сез — иң яхшылар», — диде министр урынбасары Рафаэль Фәттахов.

Ярышлар флагын күтәрү хокукы узган елгы район сабанчылар конкурсы җиңүчесе «Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ механизаторы Радик Фәйзрахмановка бирелде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, чара район башлыгы инициативасы белән туфракны сөрү һәм эшкәртү буенча алдынгы тәҗрибәне тарату һәм һөнәри осталыкны камилләштерү максатларында үткәрелә.

 Конкурс барышында тракторларның техник торышы, тиешле документларның булуы һ.б.лар тикшерелде. Сабанчылар конкурсында катнашучыларның барысы да үзләрен үз эшләренең чын осталары итеп күрсәттеләр. Механизаторлар бер-берсенең эшен игътибар белән күзәттеләр, ялгышларны күрсәттеләр, төзәттергә булыштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Ташкичү» ҖЧҖеннән Наил Садриев алды. Икенче урында — «Тукай» ҖЧҖеннән Рүзәл Әюпов, өченчедә — «Северный» АХП» ҖЧҖеннән Алим Абдуллин.

Чара ахырында Фәридә Гарифуллина һөнәр берлегенең Рәхмәт хатларын һәм районның өч механизаторына акчалата премияләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100