Татарстан аграрийлары чәчүлекләрне саклау буенча көрәш җәелдерде

Татарстан аграрийлары чәчүлекләрне саклау буенча көрәш җәелдерде

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан игенчеләре чәчүлекләрне чүп үләннәре, авырулар һәм корткычларга каршы эшкәртүдә графикны узып бара. Бүгенге көндә химик препаратлар белән эшкәртелгән мәйданнар узган елның шул ук чорыннан 25-30 процентка артып китә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Тулаем алганда, чәчүлекләрнең 1 миллион гектары – чүп үләннәренә, 500 меңгә якын гектары – корткычларга, 200 мең гектары авыруларга каршы эшкәртелгән. Чүпрәле районында эш аеруча оешкан төстә бара, анда 62 процент мәйданда чүп үләннәренә каршы көрәш чаралары күрелгән. Зәй районында исә чүп үләннәре 53 процент мәйданда юк ителгән. Кайбыч, Кама Тамагы һәм Әтнә районнары игенчеләре дә әлеге агротехника алымнарын гамәлгә ашыруда өлгерлек күрсәтә. Нурлат (мәйданнарның 72 проценты эшкәртелгән), Алексеевски (66 процент), Апас (62), Тәтеш (55) һәм Сарман (50 проценттан артык) районнарында чәчүлеләрне корткычларга каршы эшкәртү актив рәвештә алып барыла. Республиканың Зәй, Нурлат һәм Алексеевски районнарында авыл хуҗалыгы үсемлекләренә янаган авырулар белән көрәш буенча чаралар комплексы уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.