news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Алабуга районында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

(Алабуга, 13 июнь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Сабантуй бәйрәме узу белән, Алабуга районы авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләүгә кереште. “Колос”, “Яшь көч” һәм “Алабугаагрохимсервис” хуҗалыклары азык әзерләү эшенә беренчеләрдән булып тотынды.

Бүгенге көндә “Алабугаагрохимсервис” хуҗалыгында печән әзерләү кызу темпларда алып барыла, биредә 60 тонна печән әзерләнгән инде. Традицион терлек азыгыннан тыш, хуҗалыкта себерке һәм дару үләннәре әзерләүгә дә зур игътибар бирелә.

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча барлыгы 60 мең тонна сенаж, 17 мең тонна силос һәм 450 тонна себерке әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында торган төп бурыч – сыйфатны югалтмыйча терлек азыгын вакытында әзерләп өлгертү.

news_right_1
news_right_2
news_bot