Узган ел республикада күпьеллык үләннәрне чабу эше югарырак дәрәҗәдә оештырылган иде

Узган ел республикада күпьеллык үләннәрне чабу эше югарырак дәрәҗәдә оештырылган иде

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә республикада 102 мең гектар күпьеллык үлән чабылган, узган ел бу вакытта 141800 гектар мәйданнан уңыш җыеп алынган иде. Бүген 50700 гектардан печән чабып алынган, 46600 гектардан яшел азык әзерләнгән. Бу күрсәткечләр нигезендә, быел мал азыгы әзерләү күләме мактанырлык түгел, дип саныйлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Быел 22849 тонна печән җыелган, узган ел - 38117 тонна, сенаж - 33301 тонна, узган ел 59863 тонна булган. 7105 тонна төрелгән сенаж әзерләнгән, ә узган ел кышын саклау өчен бу азык 18 тонна әзерләнгән булган.