Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика игенчеләре чәчүлекләрне чүп үләннәреннән саклый
Республика игенчеләре чәчүлекләрне чүп үләннәреннән саклый
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә республика игенчеләре чүп үләннәре белән көрәшүнең нәтиҗәле препаратларын һәм алымнарыннан файдаланып, чәчүлекләр эшкәртүне башкара, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Бүгенге көнгә чүп үләннәренә каршы махсус препаратлар белән чәчүлекләрнең 72 проценты яки 72800 гектары эшкәртелгән, ә узган ел бу вакытка чәчүлекләрнең 67 проценты эшкәртелгән булган. Дөрес, чүп үләннәренә һәм культуралы үсемлекләр авыруларына каршы көрәш быел җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмаган. Мисал өчен, бүгенге көндә корткычларга каршы чәчү җирләренең 269,4 мең гектары яки 38 проценты эшкәртелгән. Узган ел әлеге чорда ул күрсәткеч 53 процент булган. Авыруларга каршы шытымнарның 71900 гектары яки 12 проценты агу-химикатлар белән эшкәртелгән. Узган әлеге сан 17 процентка җиткән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз