Краснодар терлекчеләре Татарстан сыерларының сөт бирүчәнлегенә шаккаткан

Краснодар терлекчеләре Татарстан сыерларының сөт бирүчәнлегенә шаккаткан

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә Краснодар крае губернаторы урынбасары Николаем Дьяченко җитәкчелегендәге делегация Казанда булды. Делегация составында – районнарның муниципаль берәмлек башлыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче предприятие җитәкчеләре, Краснодар краеның агросәнәгать комплекслары зур предприятие җитәкчеләре, барлыгы 60 кеше. Кунакларны Татарстанның авыл хуҗалыклары буенча сәфәрдә ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

Краснодар вәкилләре «Кызыл Шәрык – Агро» ААҖнең ТР Агросәнәгать комплексы өлкәсендә өстенлекле Милли проектларны гамәлгә кую кысаларында төзелә башлаган терлекчелек объектларында булды. Тиздән мондый мегафермалар республиканың Алексеевски һәм Әлки районнарында пәйда булачак. Аларның һәрберсе 4000 баш сыерга исәпләнгән. Кунаклар Әлки районының "Каргалы" терлекчелек комплексында да булды, анда һәр сыердан бер тәүлектә 32 килограмм сөт савып алалар.