Әлки фермеры Мәскәүдән нәселле сыерлар кайтарткан

Транспорт чыгымнарын да кертеп, һәр сыер 100 мең сумнан артык бәягә төшкән.

(Әлки, 13 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Түбән Биктимер авылында эшләүче фермер Нина Агапова Мәскәүдән айшир токымлы 13 баш савым сыеры кайтарткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Малларны ул нәселле сыерлар җитештерү белән шөгыльләнүче заводтан алган.

Нина Агапова әйтүенчә, коронавирустан саклану белән бәйле чикләүләр чорында сөтбикәләрне сату-алу мәсьәләләрен интернет аша хәл иткәннәр. Транспорт чыгымнарын да кертеп, һәр сыер 100 мең сумнан артык бәягә төшкән. Кайтаруга маллар район ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан тиешенчә тикшерелгән.

Фермер нәселле сыерлардан күп сөт савып алырга өметләнә. Ул ике яңа савым аппараты да сатып алган.

Нина Агапованың гаилә фермасында бүген 60 баштан артык мөгезле эре терлеге, шулай ук кәҗәләре бар.