Татарстанда 10 районның аграрийлары иртә язгы культуралар чәчүне төгәлләде

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы культуралары 1223,8 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 77 процентын тәшкил итә

(Казан, 13 май, “Татар–информ”). Татарстанда 10 районның аграрийлары иртә язгы культуралар чәчүне төгәлләде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы культуралары 1223,8 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 77 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөртекле язгы культуралар 922,6 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 92 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә сабан бодае – 424,7 мең гектар (фаразланган күрсәткечнең 94 проценты), борчак – 36,4 мең гектар (98), кукуруз 14,9 мең гектар мәйданда (25) чәчелгән. Республика районнарында солы һәм арпа чәчү тулысынча төгәлләнде.
Апас, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әтнә, Балтач, Кайбыч, Кама Тамагы районнары игенчеләре язгы бөртекле культуралар чәчүне тулысынча төгәлләде. Әлеге районнарда башка авыл хуҗалыгы культураларын чәчү дәвам итә.
Республиканың Арча, Зәй, Лаеш, Чирмешән, Чүпрәле, Спас, Минзәлә һәм Теләче районнарында язгы культуралар чәчү төгәлләнеп килә. Саба, Әгерҗе, Сарман һәм Бөгелмә районнары игенчеләре дә язгы культуралар чәчүдә өлгерлек күрсәтә.
Бүгенге көндә Татарстанда 4,4 мең гектар мәйданда бәрәңге утыртылган, бу фаразланган күрсәткечнең 26 процентын тәшкил итә. Арча районында икенче икмәк – 911 гектар (58 процент), Лаеш районында – 945 (57), Кукмара районында – 550 (45), Биектау районында 300 гектар мәйданда (34) утыртылган.
Шикәр чөгендере 41,8 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 65 процентын тәшкил итә. Зәй районында татлы тамыр – 7,6 мең гектар (77), Нурлат районында – 6 мең (77), Сарман районында – 5,3 мең (59), Буа районында – 5,2 мең (66), Чүпрәле районында – 3 мең (75), Чирмешән районында 2,3 мең гектар мәйданда (91) чәчелгән. Аксубай районы игенчеләре шикәр чөгендере чәчүне тулысынча төгәлләде.