Татарстанда күпьеллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертелә башлады

46,4 мең гектар уҗым тукландырылган, 17 мең гектар - күпьеллык үләннәр

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). ТР ның 15 районында күпьеллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертелә башлады. 46,4 мең гектар уҗым тукландырылган, 17 мең гектар - күпьеллык үләннәр, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.


Республиканың Сарман районында 91 процент мәйдандагы уҗым тукландырылган. Азнакай районында бу күрсәткеч 49 процент тәшкил итә, Әлмәттә – 29, Чүпрәледә -28.