Узган тәүлектә Татарстанда 2973,9 тонна сөт алынган

Бу узган ел белән чагыштырганда, 68,9 тоннага күбрәк

  (Казан, 13 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2973,9 тонна сөт савып алынган. Бу узган ел белән чагыштырганда, 68,9 тоннага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, продукция җитештерү күләме 81,5 тонна тәшкил итә. Тулай сөт күләме узган көн белән чагыштырганда, 5,6 тоннага арткан.
ТР буенча бер тәүлектә һәр сыердан уртача 12,7 кг сөт савып алынган. Шулай ук продуктлыгы түбән районнар да бар. Менделеевски районында бер сыердан савып алынган сөт 6,3 кг тәшкил итә, Мөслимдә – 6,7, Чирмешәндә – 7,5, Спаста – 8,3, Минзәләдә – 10,1 һ.б.