Татарстанда терлекчелек өлкәсендә ике айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар

Бүген ТРның агробизнес өлкәсендә кадрларны яңабаштан әзерләү институты базасында республика киңәшмәсе булды

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның агробизнес өлкәсендә кадрларны яңабаштан әзерләү институты базасында республика киңәшмәсе узды, анда терлекчелек өлкәсендә 2 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Утырыш ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Чарага районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм сөт производствосында проблемалары булган 80нән артык хуҗалык җитәкчеләре чакырылган.

Төп доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, ит производствосы үсеше 2 процент тәшкил иткән. Производство күләменең артуы дуңгыз һәм кош ите хисабына булган. Сөт производствосы буенча үткән елгы күрсәткечләрдән артта калу 3 процент тәшкил итә.

Н.Хаҗипов мәгълүматы буенча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Саба һәм Кайбыч районнары – тотрыклы районнар. Әгерҗе, Әлки, Яшел Үзән, Кукмара, Чистай һәм Кайбыч районнарында производство үсеше (2013 нче ел белән чагыштырганда) 7,4-21 т тәшкил итә. 2013 нче ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк күрсәткеч белән эшләүче районнар да бар.
Киңәшмәне тәмамланганда, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, терлекчелектә кешелек факторы – хуҗалык җитәкчесенең роле бик зур, ул кайчак хәлиткеч булып тора.