news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга белгече «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» конкурсында җиңде

Конкурсның 12 җиңүчесе диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

Алабуга белгече «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» конкурсында җиңде
agro.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һә азык-төлек министрлыгының Алабуга районындагы идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Маргарита Сотникова «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» конкурсында җиңүче дип танылды. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Узган атнада Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның 12 җиңүчесе диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

Шуны искәртеп узабыз, мондый республика конкурсы алтынчы мәртәбә уздырылды. Конкурста ел саен илледән артык дәүләт хезмәткәре катнаша. Конкурс уздыру чорында республиканың 58 хезмәткәре иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәре исеменә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100