XXI гасыр лидеры “Татплодоовощпром” га 40 яшь

XXI гасыр лидеры “Татплодоовощпром” га 40 яшь

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Татарстанда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү буенча иң эре предприятие “Татплодоовощпром” концернына нигез салынуга 13 декабрьдә 40 ел тула. Нәкъ менә 1966 елның шул көнендә ул вакыттагы Россия авыл хуҗалыгы министры Леонид Флорентьев, Казанда бакчачылык, яшелчә, җиләк-җимеш питомник-совхозлары Татар тресты оештыру турындагы боерыкны имзалаган. Аның составына башкала тирәсендәге елына 7 мең 718 тонна яшелчә җитештереп саткан җиде хуҗалык кертелә.

Шушы дәвердә әлеге тармак үзенең исемен берничә тапкыр үзгәртте, әмма “җисеме”, төп эшчәнлеге шул ук калды. Алай гына да түгел, предприятие игенчелек, терлекчелек һәм сәүдә белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә ул Россия күләмендә танылган 3 теплица комбинаты, 7 авыл хуҗалыгы предприятиесе, җиләк-җимеш үстерүгә көйләнгән 6 хуҗалык, 3 питомник, 4 яшелчә саклагыч, сигез кибет һәм тагын төрле юнәлештәге сигез күмәк хуҗалыкны берләштергән агросәнәгать берләшмәсе. Предприятие белән инде менә 20 ел ТР атказанган агрономы, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты Раил Зыятдинов җитәкчелек итә.

Аның сүзләренә караганда, республикада үстерелә торган 80 процент яшелчә концернга туры килә, бу елына 100 мең тонна продукция. Әле бу күрсәткечкә бәрәңге, ашлык культуралары, гөмбә һәм башка төр үсентеләр кермәгән. Быел исә алар үткән елгы күрсәткечләрне 3 тапкырга арттырып һәр гектардан 540 центнер уңыш алуга ирештеләр. Җитештерелгән продукциянең сыйфаты да иң югары дәрәҗәдә дип бәяләнә. Шуны раслаучы бер мисал: быел “Татплодоовощпром” ААҖ Европа стандартларына туры килгән продукция җитештерү буенча Лондон эшмәкәрләренең Халыкара оешмасы һәм Оксфорд университеты экспертлары тарафыннан XXI гасыр лидеры дип танылды һәм аларга “Европаның иң яхшы предприятиесе” Халыкара дипломы тапшырылды.

Концернга караган “Майский” агрокомбинатының даны исә бөтен Россиягә мәгълүм. Ел әйләнәсендә халыкны бер өзлексез кыяр, помидор белән тәэмин итүче мондый хуҗалык әле Россия күләмендә - бердәнбер. Бүгенге көндә алар елына 21 мең тоннага якын витаминлы ризык җитештерә.

“Ирешелгәннәр чик түгел”, - ди Раил Зыятдинов. Аның иң зур хыялы – киләчәктә яшелчәне үстерү генә түгел, ә аны эшкәртүне дә җайга салу. Консерваланган яшел борчак, яшелчә, җиләк-җимешне туңдырып сатуга әзерләү кебек җитештерү линияләрен төзү планлаштырыла. Әлеге максатка концерн яшелчә, җиләк-җимешне эшкәртү буенча эре 3 завод төзергә уйлый.