Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама фермерлары терлек асрауда Dairy Comp системасын куллана
Авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре киләчәктә барлык җирле фермаларны да цифрлаштырырга планлаштыра.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районының «Орсис Агро» хуҗалыгында терлекләр белән идарә итүдә Dairy Comp системасын керткәннәр, ул сыерларның физик торышын контрольдә тотарга ярдәм итә. Биредә 4 меңгә якын баш терлек исәпләнә, шуңа күрә компьютер кеше хезмәтен шактый җиңеләйтә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Һәр сыерның үз номеры бар. Аны программага теркиләр, ә алга таба терлекнең физик торышы турында бөтен мәгълүматны кертәләр. Һәр үзгәрешне сыер муенындагы датчик хәбәр итә.
Сыерның яше, токымы, авырлыгы, авырулары, сөт бирүчәнлеге һ.б. мәгълүматларны хәзер яңа программа аша белергә мөмкин.
Идарә итүнең цифрлы системасы терлекләрне күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Компьютер программасы ферма хезмәткәрләренә зур уңайлыклар тудыра.
Авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре киләчәктә барлык җирле фермаларны да цифрлаштырырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз