Лениногорск районында арыш оны җитештерә башлаганнар

"Спартак" агрофирмасы арыш оны, берничә төр сыр һәм сөт продукциясен җитештерүне тест режимында башлап җибәргән.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Динара Сиразеева). Лениногорск районында "Спартак" агрофирмасының эшкәртү хуҗалыгы эшен башлап җибәрде. Бу хакта "Татар-информ"га Лениногорск муниципаль районы башлыгы һәм Лениногроск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов җиткерде.

"Спартак" агрофирмасында арыш оны, берничә төр сыр һәм сөт продукциясе җитештереләчәк", - дип хәбәр итте район бышлыгы.

Болардан тыш "Спартак" агрофирмасының тәүлегенә якынча 9 тонна икмәк җитештерә торган заводы, шулай ук кондитер һәм ит эшкәртү цехы бар.