Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Көзге ярмимнкәләр 14 мәйданчыкта һәр атна саен шимбә көнне Яңа елга кадәруздырылачак.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлады. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көзге ярмимнкәләр 14 мәйданчыкта һәр атна саен шимбә көнне Яңа елга кадәруздырылачак.

Шәһәр халкы Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмаларны һәм башка фермер продукциясен кулай бәяләрдән сатып ала алачак, дип яза матбугат хезмәте.

Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград урамы 27  йорт янында һәм Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамы 7 йорт янында уздырыла. Вахитов районында Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә уза. Киров районында Кызыл Кокшай урамы 150/2 һәм Батыршин урамы 20 йорт янында уза. Яңа Савин районында ярминкәләр Хөсәен Ямашев проспекты 71а йорты янында һәм Лаврентьев урамы 10 йорт янында узачак.

Идел буе районында ярминкәләр Р.Зорге урамы 66, корп. 1 мәйданында һәм Ю.Фучик урамы 72 йорт янында узачак. Совет районында - Аграрный урамы 2, Зәкиев урамы, 12 һәм Липатов урамы 7 мәйданчыгында һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчыкта узачак. Мәскәү районында ярминкәләр Ш.Усманов урамы 1 йорт янында оештырылачак.

Шулай ук ярминкәләр Яшел Үзән, Чаллы,  Түбән Кама районнарнда да узачак.