Яшел Үзәндә киләсе уңышка нигез салына

Чәчү өчен 3075 тонна орлык таләп ителәчәк

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). 2015 ел уңышы өчен быел көздән 13 мең 237 гектарда бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла. Шул исәптән 10039 гектарда уҗым бодае булса, 2546 гектарында – көзге арыш, 652сендә – тритикале.

Чәчү өчен 3075 тонна орлык таләп ителәчәк. Район хуҗалыкларында орлык кирәкле күләмдә бар. 26 процент мәйданда күчмә фонд орлыгы чәчеләчәк. Орлыклык материалны бары тик лаборатор тикшерүләр уздырганнан соң гына чәчү күздә тотыла, дип яза Яшел Үзән җирле басмасы.