news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров: Кукмараның «Тойма» хуҗалыгы - Татарстанда иң нәтиҗәле хуҗалыкларның берсе

Кукмара районында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры катнашында семинар үткәрелде.

Җәббаров: Кукмараның «Тойма» хуҗалыгы - Татарстанда иң нәтиҗәле хуҗалыкларның берсе
Ризилә Корбанова

(Кукмара, 12 август, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кичә Кукмараның «Тойма» хуҗалыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында «Игенчелектә инновацион технологияләр» дигән темага семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Әлеге чарага муниципаль район башлыклары, эре инвесторлар, районның хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде. Семинарның «Тойма» хуҗалыгы базасында үткәрелүе юкка гына түгел, чөнки биредә заманча технологияләр, эш алымнары кулланып, шул ук вакытта эллеккедән килгән традицияләргә таянып эшлиләр. Моны район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте.

«Биредә үзеңә көн саен яңалык табарга була. Хезмәтләренең нәтиҗәсе күз алдында. Әлбәттә, районда мондый хуҗалык булу бик әйбәт. Чөнки аларның эш алымнарын башка хуҗалыкларга да өйрәнергә, кулланып карарга була. Игенчелек тармагы буенча без үз алдыбызга зур бурычлар куйдык. Хуҗалыкларның һәрберсендә эретмә үзәкләре булдырдык, юл картасы төзедек. Бүгенге көндә без гектарыннан уртача 43 центнердан артык уңыш алабыз», — диде ул.

Киңәшмәдә катнашучылар урып-җыю комплексларының җитештерүчәнлеген һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру турында сөйләште.

«Тойма» — республикада югары нәтиҗәле хуҗалыкларның берсе. Алар бу уңышларга бер ел эчендә генә ирешмәгән. Галимнәр, белгечләр белән эшләгәннәре, төрле препаратлар, алымнар кулланып караганнары күренеп тора. Семинарда катнашучыларга бары тик анализ ясарга, аңларга һәм үзләрендә кулланып карарга гына кирәк», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100