Вахитов исемендәге хуҗалыкта ике елда 200 млн сумлык техника сатып алганнар

Хуҗалыкта комбайннар парады узды.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында ике елда 200 млн сумлык техника сатып алганнар. Бу хакта район газетасы яза.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар иң элек хуҗалыкның техника паркында комбайннар парадын карады, аннан соң терлек азыгы әзерләү барышы, иген-кырларының торышы белән танышты, соңыннан семинар «Вахитов» җәмгыятендә дәвам итте.

Бүгенге көндә анда зур төзелеш эшләре бара: 960 савым сыерга исәпләнгән мегаферма аякка басып килә. Киләчәктә монда елына 8640 тонна сөт җитештерү күздә тотыла.

«Бу ел үзенчәлекләрен искә алып, быел комбайннар парадын бераз иртәрәк уздырабыз. Үткән ел ул июльнең 16сы көнне булган иде. Механизаторлар чәчүдән соң, оешкан төстә, ике атна эчендә комбайннарны ремонтлап бетерделәр. Егетләргә рәхмәт, алар барысы да уракка төшәргә әзер», — диде хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

Быел биредә урып-җыю эшләрендә 9 кыр корабы катнашачак. Бер комбайнга эш күләме 450 гектар тирәсе туры килә, диделәр. Вахитлеләр ике ел эчендә 200 миллион сумлык техника сатып алганнар, диелә район хәбәрендә.