Азнакай игенчеләренең урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

Көзге культураларга туфрак әзерләү, рапс чәчү мәсьәләләре дә тикшерелде һәм максатлар билгеләнде.

(Азнакай, 12 июль, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Кичә "Азнакай" агрофирмасының Урманай бүлекчәсендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечеләре, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында район семинар-киңәшмәсе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Азнакай игенчеләренең урып-җыюга әзерлеге тикшерелде. Ашлык игү комбайннарының әзерлеге белән бергә терлек азыгы, көзге культураларга туфрак әзерләү, рапс чәчү мәсьәләләре дә тикшерелде һәм максатлар билгеләнде.