Чүпрәледә малларны җәйге лагерьларга чыгару турында сөйләштеләр

Җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә.

(Чүпрәле, 12 май, «Татар-информ», «Туган як», Римма Мәүлетова). Чүпрәле районы Дементьево исемендәге агрофирманың Яңа Чокалы филиалы базасында үткән семинарда малларны җәйге лагерьларга чыгару турында сөйләштеләр. Семинарда хуҗалыклардагы терлекчелек тармагы белгечләре катнашты.

Соңгы вакытта көннәрнең җылынуы район хуҗалыкларында һәм агрофирма филиалларында малларны җәйге лагерьларга күчереп асрый башлау өчен мөкинлекләр тудырды. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә.

«Маллар фермаларда күбесенчә коры азык — салам ашыйлар, шуңа да терлекләрне җәйге лагерьларга күчергәнче биредәге кардаларга салам ташып куярга кирәк, тозның булуы да мөһим роль уйный. Малларның рационына да игътибар итәргә кирәк, терлекләрне әкренләп кенә җәйләү чорына күчеререргә, югыйсә, сыерлар адаптация чоры үтмичә, продукцияләрен киметергә мөмкиннәр. Көтүлектә һәм җәйге лагерьда су эчертүне дөрес оештыруның да әһәмияте зур», — диде азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

Семинар вакытында, шулай ук, җәйге лагерьда асрау чорында биредәге ясалма орлыкландыру пункты да, малларның тоякларын кисү вакыты да күрсәтелде. Шулай ук, семинарчылар игътибарына малларның буазлыгын ничек билгеләп булу ысулы да тәкъдим ителде.

Район ветеринария оешмасы җитәкчесе Айрат Иматдинов малларны төрле бөҗәкләрдән, зарарлы авырулардан профилактикалау мәсьәләләрен күтәрде. Айваз Абязов төрле дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге турында сөйләде.

Семинарда катнашучыларга, шулай ук, җәйге лагерьларда асрау чорында агрофирма филиаллары, хуҗалыклар арасында «Иң яхшы җәйге лагерь» һәм «Иң яхшы ясалма орлыкландыру пункты» конкурсы игълан ителүе турында да әйттеләр.